Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Ярты сүздән, ярты караштан...

Мордывыйда яшәүче Рафаэль-Гөлгенә НАСЫЙБУЛЛИНнарның гаилә корып яши башлауларына 47 ел инде. Шушы еллар эчендә, чын мәгънәсендә, бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңларга өйрәнгәннәр. "Ир һәм хатын - бербөтен" дигән әйтемнең тере мисалы булып торучы бу пар белән гаиләдәге мөнәсәбәтләр, андагы кыйммәтләр турында әңгәмә корганда да бер-берсен тулыландырып сөйләүләре аларга карата...

Мордывыйда яшәүче Рафаэль-Гөлгенә НАСЫЙБУЛЛИНнарның гаилә корып яши башлауларына 47 ел инде. Шушы еллар эчендә, чын мәгънәсендә, бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңларга өйрәнгәннәр.
"Ир һәм хатын - бербөтен" дигән әйтемнең тере мисалы булып торучы бу пар белән гаиләдәге мөнәсәбәтләр, андагы кыйммәтләр турында әңгәмә корганда да бер-берсен тулыландырып сөйләүләре аларга карата соклану һәм ихтирам хисләре генә уятты.

- Рафаэль абый, Гөлгенә апа, гаилә кыйммәтләре хакында сөйләшүне бер-берегез белән очрашу тарихыннан башлыйк әле.
Рафаэль: - Мин Мордывыйда алты балалы гаиләдә туып-үстем. Әтиебез сугышта һәлак булды. Әниебезгә безне аякка бастыру ничек авыр булганлыгын күз алдына китерү дә куркыныч. 10 сыйныфны тәмамлагач, колхозда эшли башладым. Тик ул чакларда хезмәт хакы бирмиләр иде бит, ә минем укыйсым килә. Бераз акча эшләү теләге белән читкә чыгып китәргә булдым. Башта Красноярскида эшләдем, аннан Төмән өлкәсенең нефть үзәге Нижневартовскига юл тоттым. Бу - 1966 еллар, әлеге шәһәргә нигез салынган чор иде. Мәхәббәтем дә шушы шәһәрдә көткән икән мине.
Гөлгенә: - Мин, Азнакай районы Тымытык авылы кызы, Нижневартовскига төзелешкә эшкә килдгән идем. Менә шунда очраштык Рафаэль белән. Ул чакта миңа - 18, Рафаэльгә 25 яшь иде. Өйләнешү белән яшәү урыны бирделәр.
- Хатын иргә караганда күпкә яшь булганда, көнләшү дигән хис туа, диләр…
Рафаэль: - Мин Гөлгенәмнең тугрылыгына бервакытта да шикләнмәдем. Хәер, ул хакта уйларга вакыт та булмады. Көне-төне эштә идек.
Гөлгенә: - Мин эштән соң һәрчак өйгә ашыгып кайттым. Көнләшүгә сәбәп тудырмадым. Кунакка гел бергә йөрдек. Аннан бер-бер артлы балалар дөньяга килде: башта Иринабыз, аннан Радик. Ә төпчек улыбыз Раушан Мордывыйга кайткач туды.
- Ә туган якка кире әйләнеп кайтырга нәрсә мәҗбүр итте соң?
Рафаэль: - Бервакыт ялгызы гына яшәүче әнием "үземә генә авыр" дип хат язды. Шуннан җыендык та кайтып киттек. Туган туфрак та тарткандыр инде. Тормышыбызны баштанаяк үзгәртергә әнинең шул сүзе дә җитте. Кайтып, төп нигездән юл аркылы гына урында йорт сатып алдык. Тик бераздан әнинең йорты янды. Аны үзебезгә алып чыктык. Әнкәйнең көннәр буе нигезенә карап моңсуланып утыруы күңел тынычлыгын алды. Шуннан киңәшләштек тә туган нигездә кабат йорт салырга булдык.
Гөлгенә: - Мәрхүм әнкәй бу йортыбызда бер елга якын гына яшәп калды. Бик тату яшәдек әнкәй белән, бервакытта да сүзгә килгәнебез булмады. Үләренә берничә көн кала, сүзсез генә аркамнан сөйде мәрхүмә. Рәхмәт әйтүе булгандыр инде, күрәсең…
- Күрәм, әти-әни, туганнар дигән төшенчәгә бик сак карыйсыз.
Рафаэль: - Безнең бервакытта да "монысы - синең туганнар, монысы - минекеләр" дип аерганыбыз булмады, ике якны да тигез күрәбез, шөкер. Ә туган-тумача кайлардан гына кайтмый безгә?! Барысын кочак җәеп каршы алабыз. Кайсы туганыбызга гына барсак та, үзебезне дә ачык йөз белән каршы алып кунак итәләр.
Гөлгенә: - Якыннарыбыз җирләнгән зиратны, мәчетне тәртиптә тотуга да изге бурычы итеп карый Рафаэль. Әнә, авылдашлар белән зират коймаларын тоттылар. Җомга саен мәчеткә йөри. "Их, мәчетләребез тулы булса иде", дип хыяллана. Мин туып-үскән нигезгә дә ел саен кайтып киләбез. Шөкер, төп йортыбыз төзек, Азнакайда яшәүче энебез тәртиптә тота.
- Сезнең сабыр, акрын гына сөйләвегезне тыңлаганда, күңелгә "берәр вакыт кычкырышканы, ызгышканы бармы икән бу парның?" дигән сорау килә.
Гөлгенә: - Безнең бервакытта да күтәрелеп ызгышканыбыз юк. Әгәр андый хәл килеп чыгасын тоям икән, эндәшмим. Гаиләдә тынычлыкны саклау хатын-кыз кулында дип саныйм. Сабырлык - ир хатынына иң кирәкле сыйфат. Хәер, Рафаэль юкка-барга тавыш чыгара торган ир түгел.
Рафаэль: - Шулай бервакыт Гөлгенәнең озак вакытлар "мыр-мыр" килеп йөргәнен күрдем дә, диванга барып яттым. Бераздан Гөлгенә яныма килгән дә елый. "Нигә елыйсың?" дип сорагач, "Синең белән рәхәтләнеп ызгышып та булмый бит", ди.
- Яшерен-батырын түгел: күп кенә гаиләдә ызгыш акча җитмәгәнлектән килеп чыга.
Рафаэль: - Безнең өчен акча, байлык дигән төшенчәләр беркайчан да беренче урында тормады. Себердә күп акча алып эшләдек. Йорт салганда да шунда җыйган "запаслар" ярдәм итте. Монда күченеп кайткач та яшәрлек акчаны эшләп таптык, шөкер.
Гөлгенә: - Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә тырыштык. Шуңа тормышта да үз урыннарын табу авыр булмады аларга. Бүген ике улыбыз - полиция хезмәтендә: Раушан - районыбызда участок полициясе вәкиле, Радик Ижауда транспорт полициясендә эшли. Иринабыз күптән түгел Әлмәткә күченеп китте. Балалар безгә дә булышып торалар. Бер эшне дә киңәшләшмичә башламыйлар. Әтиләренең сүзе - алар өчен әле дә закон.
- Бер-берегезне нинди сыйфатлар өчен ихтирам итәсез сез?
Гөлгенә: - Мин Рафаэльнең бер генә начар сыйфатын да белмим. Гаилә башлыгы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш булса, анда барысы да бар: тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык, түземлек, олы җанлылык, кешелеклелек...
Рафаэль: - Ә менә Гөлгенәнең бер начар сыйфаты бар - ул ... ашка тозны аз сала.
- Әгәр яшьлеккә кире кайтыр юл булса, тормышыгызны үзгәртер идегезме?
Рафаэль: - Юк, бары мәктәпне тәмамлагач ук югары уку йортына керер идем. Югыйсә, Иринабыз мәктәпне тәмамлаганда гына кулыма диплом алу бәхете тиде.
Гөлгенә: - Мин тормышыбыздан бик канәгать. Һәр көн "шөкер" сүзен әйтеп уянам, шуны әйтеп йокларга ятам.
- Ә без, ерак картлыгыгызга кадәр шулай бер-берегезнең күңел җылысын, балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен, ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын, дибез.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев