Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

Яшь гаиләләрнең фантазиясе таң калдырды

Быел шәһәр үзәгендә узган парадта 55 коляска һәм велосипед, 77 бала, 61 әни, 4 әти һәм 5 әби катнашты. Узган ел беренче тапкыр шәһәребездә үткән коляскалар парады һәркем күңеленә хуш килгән иде. "Киләсе елга да шундый матур чара оештырыгыз, без фантазиябезне эшкә җигәргә әзер", дигәннәр иде әти-әниләр. Быел әлеге чараны...

Быел шәһәр үзәгендә узган парадта 55 коляска һәм велосипед, 77 бала, 61 әни, 4 әти һәм 5 әби катнашты.
Узган ел беренче тапкыр шәһәребездә үткән коляскалар парады һәркем күңеленә хуш килгән иде. "Киләсе елга да шундый матур чара оештырыгыз, без фантазиябезне эшкә җигәргә әзер", дигәннәр иде әти-әниләр. Быел әлеге чараны уздыруны "Президент белән бергә" республика хәрәкәте һәм яшь гаиләләр клубы үз өстенә алган. Парад "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көнендә узарга тиеш булса да, берөзлексез яңгыр яву аны кичектереп торырга мәҗбүр итте.
Ә коляскалардан, балалардан күзне алып булмый. Әниләрнең генә түгел, әтиләрнең дә төрле костюмнардан бәйрәмгә килүләренә "афәрин!". Чынлап та, коляска, велосипедларны бизәү - ул гаилә белән бергә башкарыла торган эш. Монда балалар да читтә калмый. Алар үзләренең идеяләрен әйтәләр, яраткан мультикларындагы геройларны ясарга кушалар.
Әнә, Зөлфия Умарова кызлары Асия, Сабина, Эмилия белән бергә чикерткәне "җигеп" парадка килгәннәр. Җиләк эчендәге нәни Сабинаның башы гына күренеп тора. Зөлфия ханым үзе күбәләк булган.
- Төпчегебез Сабинаның яраткан мультигы "Лунтик һәм аның дуслары". Андагы чикерткәне бик ярата. Үзе дә төрле уенчык бөҗәкләрне җыя. Балалар идеяне үзләре әйттеләр, аннан мин эшкә керештем. Әлбәттә, аларның киңәшләрен дә истә тоттым. Өч көн эчендә тудырдык бу матурлыкны, - ди Зөлфия ханым.
Бу көнне Умаровлар гаиләсе "Иң яхшы коляска" исемен яуладылар һәм беренче урынга лаек булдылар. Узган ел да принцессалар булып киенгән әлеге гаилә җиңү яулаган иде.
Мәйданга үтүче коляскалар, андагы балаларга карап сокландылар тамашачылар. Алар арасында Убырлы карчык, алтын балык, тавык һәм чебешләр, аллы-гөлле чәчәкләр, бал кортлары гына түгел, шәфкать туташлары да, Багдадтан килгән кунаклар да, принцессалар да бар иде.
- Ә без колясканы үзенчәлекле итеп сәяси темага багышлап бизәргә уйладык. Россия Президенты Владимир Путинның портретын, Россия флагы һәм герб куйдык. Ә коляскага кечкенә улыбыз Салаватны утырттык, - ди Айгөл Касыймова. Әлеге гаиләгә "Бердәм Россия" партиясенең Әгерҗедәге бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Усманова махсус приз тапшырды.
Әти-әниләр Җиңүнең 70 еллыгын да искә алганнар. Дүрт яшьлек Данил Полянцев бәйрәмгә "Җиңү поезды"на утырып килгән.
- Минем әтием Дима - машинист. Минем дә үскәч поездлар йөртәсем килә. Быел 9 Май алдыннан Әгерҗе вокзалына "Җиңү поезды"н карарга барган идек. Әниемә дә поезд ясарга тәкъдим иттем, - диде ул. Бу гаилә "Җиңү" номинациясе җиңүчесе булды.
- Коляскага караганда велосипедларны бизәү авыррак. Башта нәрсә ясарга икән дип бик озак баш ваттым. Аннан хәрби самолет ясарга булдым. Панельдән очкычны ясап буяп куйдым, - ди Ленар Сабиров. Әтисенең сүзенә кушылып Ринас:
- Мин техника яратам. Өйдә машиналарым бик күп, ә менә самолетларым берничә генә иде. Хәзер велосипед-самолетым бар минем, - диде.
Байбатровлар ике уллары Никита һәм Георгийны да бәйрәмгә әзерләгәннәр. Георгий "гаишник" булган, ә кечкенә Никита кубик-рубик эченә утырган.
- Бу кадәр матурлыкны тудырырга әти-әниләр бик күп вакытларын сарыф иткәннәрдер. Әмма мин бу парадны бик кирәкле дип уйлыйм. Бу - зурларны гына түгел, балаларны да берләштерә, дуслаштыра торган бәйрәм, - дип парадта катнашучыларга тирән рәхмәтен җиткерде район башлыгы Валерий Макаров.
Җиңүчеләр "Коляска-әкият", "Сәламәт булыгыз", "Милли коляска" һәм башка номинацияләрдә бүләкләнделәр. Валерий Владимирович һәр җиңүчегә бүләкләр тапшырды.
- Мондый матур бәйрәмне беренче тапкыр тамаша кылам. Яшь гаиләләрнең фантазияләренә таң калдым. Әгерҗедә яшәүче кызым белән киявем ял итәргә киттеләр. Кызым Татьяна бүген иртән шалтыратып парад буласын хәбәр итте. Башкортостаннан тикле килеп, "Киндер-сюрприз" эчендә оныгым Эмилия Шәймәрданованы бәйрәмгә алып килдем. Менә парадта бүләкләделәр дә үзебезне, - диде Лариса ханым.
Киләсе елга ямьле җәйдә шәһәрдә янә парад гөрләячәк. Анда тагын да күбрәк велосипедлар һәм коляскалар катнашыр дип ышанабыз.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев