Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Быел “Үлемсез полк“ акциясе онлайн режимда узачак

9 Май бәйрәменең иң күркәм, халык арасында аеруча киң таралган чараларының берсе – “Үлемсез полк” акциясе.

Быел ул онлайн-режимда узачак. Анда катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан якыныгызның фотосын, аның турындагы мәгълүматны #БессметрныйполкОнлайн#БессметрныйполкТатарстан хэштеглары белән 5 майга кадәр Вконтакте, Одноклассники, Инстаграм социаль челтәрләренә урнаштыра аласыз.    

“Әгерҗе хәбәрләре” редакциясе дә онлайн рәвештә “Үлемсез полк” акциясе уздыра. Моның өчен газетаның Вконтакте төркемендәге “Үлемсез полк” дип аталган фотоальбомга (https://vk.com/album-61717695_271677690) 10 майга кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан якыныгызның фотосын куегыз. Аларның кем булуын күрсәтергә дә онытмагыз. Сүз уңаеннан: әлеге альбомга бик күпләр якыннарының фотоларын куйганнар инде. Сез дә кушылыгыз. 

Владимир Путин коронавирус таралу куркынычы беткәннән соң “Үлемсез полк” акциясе уздырылачак дип белдерде. Бу көннең тизрәк җитүен телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев