Девятерняда Җиңү бәйрәме алдыннан аллея булдырылды
Биредә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына җитмеш биш төп агач утыртылды.
Бүген Девятерня авыл җирлеге Советы, Девятерня урманчылыгы, медицина хезмәткәрләре фельдшерлык-акушерлык пункты янында бик матур аллея булдырдылар. Биредә җитмеш биш төп чыршы, туя, миләш, юкә, алмагач үсентеләре утыртылды. Үсентеләр белән урманчылык хезмәткәрләре тәэмин итте.
- Истәлекле елда барлыкка килгән аллеяны һәрчак тәртиптә тотып, агачларны тәрбияләп үстерергә тырышачакбыз, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев