Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Гади авыл хатыны 6 тапкыр депутат булып сайлана

Иж-Бубый авыл тарихы музее материалы

Садыкова Фатыйма Миргали кызы 1930 елның 27 январенда Иж-Бубый авылында туа. Әнисе Сәйдә - Тәбәрле кызы, әтисе Миргали Иж-Бубыда туып үскән була. Сугыш алдыннан кечкенә Фатыйманың әти-әнисе, 5 баласын алып, Ижау шәһәренә яшәргә күченеп китәләр, Азин урамында йорт җиткерәләр. 1941 елда Миргали аганы кулга алалар, спекуляциядә гаепләп, төрмәгә утырталар.

1943нче елда Фатыйма апаның әнисе һәм сеңелләре Рауза белән Рафинә дизентериядән вафат булалар. Шул ук елның августында әтисе дә Ува төрмәсендә үлә. Әтисенең әнисе Хәйриямал әби оныклары Фатыйманы, аның энесе Әхәтне һәм сеңлесе Тәүфыйканы Иж-Бубыйга алып кайта. Әхәт белән Тәүфыйканы Иж-Бубый авылындагы ятимнәр йортына урнаштыралар. Фатыйма апа инде олы яшьтә булган әбисе Хәйриямал һәм бабасы Габделкадыйр гаиләсендә төп булышчы булып тора. 4 класс белемен Ижау шәһәрендә алган Фатыйма апа, авылга кайткач, укуын дәвам итә алмый: тормыш шартлары авыр булу сәбәпле 13 яшеннән колхозга эшкә чыгарга мәҗбүр була. Ул, башка сугыш чоры балалары кебек үк, колхоз басуында чүп утый, амбарда эшли, бозаулар карый, сыер сава.

14 яше тулуга, комсомол сафларына кабул ителә. 1947- 1948нче елларда колхозның комсомол оешмасы секретаре вазифаларын үти. Нәкъ шул вакытта комсомол бригадасы, авылны урталай ярып аккан Бубый елгасын бүлеп, колхозда электр станциясен төзи. Фатыйма апа озак еллар дәвамында колхозда терлекчелек тармагында хезмәт куя: яшь бозаулар карый, хисапчы, ферма мөдире була. Баларын үстергән вакытта шулай ук балалар бакчасында эшләргә туры килә. Шулай итеп, сугыш вакытында колхозда эшли башлап, Фатыйма Миргали кызы 1985нче елга кадәр хезмәт юлын шунда дәвам итә.

Фатыйма Миргали кызы 6 тапкыр Иж-Бубый авыл советына депутат булып сайлана. Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш керткәне, терлекчелектә күпъеллык нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен республикабызның авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Фатыйма апа шул ук вакытта район һәм “Искра” колхозы тапшырган күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына да ия, “Хезмәт ветераны”һәм “Тыл ветераны”исемнәрен дә йөртә.

Фатыйма Миргали кызы белән дәһшәтле сугыш утын кичкән Фатыйх Заһаретдин улы Садыйковлар тату гаиләдә 4 ир бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә улы Илгизәр белән Әгерҗе шәһәрендә гомер кичерүче Фатыйма апага Иж-Бубый авыл тарихы музее хезмәткәрләре ныклы сәламәтлек, күтәренке күңел рухы, хәерле озын гомер тели.

Фотода Фатыйма Миргали кызы Садыйкова (сулда) үзенең яшьлек дусты Вәсимә Габдулхак кызы Чукова белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев