Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әгерҗе районы ветераннары акчалата түләүләр ала

Илебез күге аяз булсын

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә акчалата түләүләр тапшырыла.

– Безнең Кадыбаш авыл җирлегендә ветераннар юк инде, тыл ветераннары саны – тугыз. Бу көннәрдә аларның барысы да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бирелүче әлеге түләүләрне алды, – ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов.

89 яшьлек Мөшәвир абый Гатауллин, 93 яшьлек Зәкия апа Камалова да – авылның хөрмәтле тыл ветераннары.

– Безнең хезмәтебезне шулай югары бәяләүләре өчен илебез, республикабыз, районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт. Илебез күге аяз булсын. Без күргәннәрне балаларыбызга, оныкларыбызга күрергә язмасын, – диләр ветераннар.

Исегезгә төшерәбез: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары федераль бюджеттан 75 мең сум акча алалар. Республика казнасы аларга тагын 25 мең сум өсти. Тыл ветераннарына акчалата түләү 55 мең сум тәшкил итә. Шуның 50 мең сумы – федераль, 5 мең сумы – республика бюджетыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев