Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең җитмеш биш еллыгын каршы алуга әзерлек эшләре башланды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршы алу буенча район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә эшче комиссия төзелде, чаралар планы булдырылды.

Бүгенге көндә безнең арада 10 сугыш ветераны, 400дән артык тыл ветераны яши. Аларның барысына да юбилей медальләре тапшырылып хөрмәтләнәчәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары яши торган йорт, фатир ишегалдында Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы чара уздыру да планга кертелгән.

  • Ветераннарның тормыш-көнкүреш шартлары, аларга социаль хезмәт күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрне даими контрольдә тоту – төп бурычларның берсе. Шул нисбәттән һәр ветеранга җитәкчеләрне беркетү эше дә алып барыла. Бу ике яклы элемтә булдырырга, аларны борчыган проблемаларны тагын да тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итәчәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.  
    “Үлемсез полк” акциясе кебек үк бу чараның да тәрбиви әһәмияте зур. Аңа райондашлар бик теләп кушылыр дип ышанабыз.
    Язын “Җиңү аллеясе” акциясе игълан ителә. Аның кысаларында федераль проект кысаларында төзекләндерелүче “Орешник” ял паркында сирень һәм алмагач аллеясе утырту планлаштырыла. Сүз уңаеннан, район башлыгы тәкъдиме белән ял паркының бер ягына чикләвек куаклары да утыртылачак. Тимерьюлчылар тарихи паровоз тирәли 75 чыршы утырту идеясен җиткерделәр. Бу матур гамәлләр башка коллективларда да яклау табар дип уйлыйбыз.
    Юбилей елында да Әгерҗе тимер юл вокзалына Җиңү поезды килер дип көтелә. Традицион велоузыш, “Үлемсез полк” һәм “Обелиск” акцияләре оештырыла. Бөек Җиңү бәйрәме көне, гадәттәгечә, Җиңү мәйданында ветераннар, җитәкчеләр, сугыш чоры балалары, яшьләр, укучылар, балалар катнашында зурлап уздырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев