Әгерҗедә “Хәтер бакчасы – тормыш бакчасы“ акциясенә старт бирелде
Әлеге акция кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә 7 мең төп агач һәм куак утыртыла. Бүген “Орешник” ял паркына кырык төп чикләвек куаклары утыртыла.
Шушы көннәрдә тарихи паровоз, тимер юл предприятиеләре тирәли миләш куаклары утырту планлаштырыла. Игелекле акциягә Красный бор, Девятерня, Шаршады авыллары да кушыла.
Ә без әлеге чарага һәр гаиләне кушылырга чакырабыз. Йортыгыз янына, үз участогыгызга Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш керткән якыныгыз хөрмәтенә агач-куак утыртып, бу хакта мәгълүматны социаль челтәрләрдә бүлешә аласыз. #СадПамятиДома хэштегын да куярга онытмагыз. Шул рәвешле, сезнең үз “Хәтер бакчагыз” барлыкка килер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев