Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әгерҗедә сугыш корбаннарын искә алдылар

Бүген Хәтер һәм кайгы көнендә сугыш елларында Әгерҗедә урнашкан госпитальдә вафат булганнар хөрмәтенә куелган обелиск янында митинг узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, хәрби комиссар Илгиз Галиев, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында “Татнефть“ җәмгыяте ярдәме белән обелискны төзекләндергән “МирСтрой“ ширкәте осталары җитәкчесе Али Ибраһимов “Форпост“ оешмасы активистлары белән берлектә митингка җыелдылар.

Алар сугыш корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Обелискка венок һәм чәчәкләр салдылар.

Бу көнне тагын бер изге эшкә старт бирелде. Обелиск урнаштырылган территориягә берничә агач утыртылды. Бу эш дәвамлы булачак. Көз көне биредә мәңге яшел чыршы үсентеләрен утырту дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев