Әгерҗедә яшәүче Мария түтигә бүген 103 яшь тулды
Ул – районда 103 яшькә җиткән бердәнбер тыл һәм хезмәт ветераны.
Әгерҗедә гомер кичерүче Мария түти Гончарованы гомер бәйрәме белән район башлыгы Валерий Макаров котлады һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медале тапшырды.
Балачагы, яшьлеге Барҗы-Пельгада үткән Мариягә кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Яшьтәшләре белән колхозда сарыклар да карый, ат та җигә, кирпеч тә суга ул. Ат җиккәндә көче җитмәсә, башкаларны ярдәмгә чакыра. Ничек кенә булмасын, олылардан калышмаска тырыша. Сугыш елларында ат белән Красный бордан Казанга солдатлар өчен итекләр, чаңгылар ташый.
– Атка авыр булмасын өчен, күп араны җәяүләп бара идек. Чабата бозга ката, аяк чабатага ябыша. Берсендә өйгә кайткач әти чабатаны аяктан кисеп алды дип сөйләде әни, – дип сүзгә кушыла Мария түти белән бергә яшәүче кызы Александра.
Сугышның башыннан ахырынача катнашкан фронтовик ире Николай белән бер ул, ике кызга гомер бүләк иткәннәр алар. Иренең вафатына 50 елга якын инде. Мария түти үзе дә 40 елга якын Әгерҗедә яши. Тагын бер кызлары Светлана да Әгерҗедә төпләнгән, уллары Николай – Түбән Камада.
Бүген бер түбә астында дүрт буын гомер кичерә: Мария түти, кызы Александра, аның кызы Елена гаиләсе белән һәм аларның кызлары. Әниләренә, дәү әбиләренә булган хөрмәтле караш һәм тәрбия гомер өстидер хөрмәтле ветеранга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев