Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әгерҗедә яшәүче туксан тугыз яшьлек тыл ветеранына юбилей медале тапшырылды

Быел 100 яшен тутыручы Екатерина Титовага һәм 87 яшьлек Лидия Шулеповага тантаналы төстә юбилей медальләре тапшырылды.

Район хәрби комиссары Илгиз Галиев Әгерҗедә яшәүче тыл ветераннары Лидия Шулепова һәм Екатерина Титовага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медальләрен тапшырды.

Екатерина Титова – ТАССР яшьтәше. Быел Екатерина Ивановна 100 яшьлек юбилеен каршы алачак.

Владимир өлкәсендә туган кыз техникум тәмамлаганнан соң язмышын Әгерҗе белән бәйли. Тимерьюлчылар шәһәрендә яши башлавына – 75 ел. Төрле эшләр башкара ул: төзүче дә була, поездларны озатып йөрүче булып та эшли, каравылчы хезмәтен дә башкара. Ведомстводан тыш сак хезмәтендә гади каравылчыдан инспектор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән чын хезмәт кешесе иде дип искә алалар аны.

Удмуртиядә туган Лидия 1966 елдан бирле Әгерҗедә яши. Башта тимер юл хастаханәсендә санитарка булып эшләгән, аннары хәрби комиссариатта каравылчы булган. Тормыш иптәше Николай белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. 87 яшьлек хезмәт һәм тыл ветераны Лидия Константиновна балаларына, уналты оныгына, унтугыз оныкчыгына куанып гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев