Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветеранына юбилей медале тапшырылды
Бүген 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алган тыл ветераны Миңнегөлсем Фәссахетдиновага Бөек Җиңүнең 75 еллыгы медале тапшырылды.
Көчектә туып-үскән Миңнегөлсем җиде яшендә әнисез кала. Башлангыч сыйныфтан соң ук фермада сарыклар, атлар карый. Әгерҗегә күтәреп ашлык ташый. Үгез җигеп басуда эшли.
Әтисе вафатыннан соң Әгерҗегә килеп, шәһәр Советында курьер вазифасы башкара. Аннары Әгерҗедә күперләр, юллар төзүдә катнаша. Лаеклы ялга киткәнче район кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куя.
Бүгенге көндә ул кызы Резеда Баһаутдинова тәрбиясендә яши. Юбилее көнендә күпсанлы туганнары, якыннары, күршеләре белән бергәләп бәйрәм итте. Район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев тыл һәм хезмәт ветераны Миңнегөлсем Фәссахетдиновага бүләкләр һәм “1941-1945 елларда Җиңүнең 75 еллыгы” юбилее медален тапшырдылар.
– Бусы алтынчы медаль булды. Бөек Җиңү бәйрәмен бөтен әгерҗелеләр белән бергәләп каршыларга әзерләнәм. Илгә-көнгә тынычлык теләп яшим, җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар гына юлдаш булсын, – дип озатып калды юбиляр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев