Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әгерҗенең хөрмәтле ветеранына медаль тапшырылды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров истәлекле бүләкне сугыш һәм хезмәт ветераны Ольга Грабоваяга тапшырды.

Соңгы елларда район җитәкчелеге белән бергә ничә тапкырлар булырга туры килде икән хөрмәтле ветеран янында: әле туган көнендә, әле бүләкләр тапшырганда.  Аның янына барган саен хәтеренең яхшылыгына, сабырлыгына сокланып кайтабыз. Бу юлы да Валерий Владимирович белән әңгәмә барышында бик күп хатирәләрне барлады быел 97 яшен тутырачак хөрмәтле ветеран.

Тумышы белән Киров өлкәсеннән ул. Күпбалалы гаиләдә туып-үскән. 1936 елда аларның гаиләсе Әгерҗегә күченә. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң Ольга телеграфчы һөнәрен үзләштерә һәм ШЧда эшли башлый. 1944 елда аны фронтка җибәрләр. Анда да һөнәре буенча хезмәт итә. Бөек Җиңүне Латвия җирләрендә каршы ала.

  • Морзе азбукасын хәзер дә хәтерлисезме? – дип кызыксынды Валерий Владимирович.
  • Ничек онытасың инде аны? Ул минем каныма сеңгән. Безгә ялгышылрга ярамый иде. Шуңа гомергә хәтеремә уелгандыр инде ул минем, – диде ветеран.

Мәхәббәтен дә фронтта очрата Ольга. Павел Никитич хәрби офицер була. Кызганычка каршы, сугыш тәмамлангач, биш кенә ел гаилә булып яшәп калалар. Сугышта алган яраларыннан ире вафат була.

  • Минем өчен тормыш туктап калгандай тоелды. Әмма балаларны аякка бастырырга кирәк. Без ул чакта Бердянск шәһәрендә яши идек. Мин ике бала белән Әгерҗегә күченеп кайтырга карар калдым.

Ул күрәсе кайгы моның белән бетмәгән икән әле: Әгерҗедә фаҗигале рәвештә уллары һәлак була.

  • Баланы югалту кайгысы гомер буе озата бара торган төзәлмәслек яра ул. Аны беркемгә дә күрергә язмасын, – ди ана.

Бүген кызы тәрбиясендә яши ветеран.

  • Бөек Җиңү көнендә сезне Әгерҗедә узачак тантанада күрергә телибез. Исән-сау очрашырга язсын, – диде Валерий Макаров саубуллашканда.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев