Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Җиңүнең 75-еллыгына багышланган Бөтенроссия иншалар конкурсы башланды

2019 елның 9 декабреннән 2020 елның 28 февраленә кадәр Россия Мәгариф министрлыгы мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары белән берлектә мәктәп укучылары арасында «Борынгылык срогыннан башка»  Бөтенроссия иншалар конкурсы үткәрә.  Конкурста гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Конкурсның төбәк этабы 9-нчы декабрьдән 31-нче гыйнварга кадәр, федераль этап 1-нче февральдән 28-нче февральгә кадәр уза. Икенче турга РФ субъектыннан максималь балл җыйган бер конкурс иншасы кабул ителә. Ул конкурс сайтында субъектның шәхси кабинетында 2020 елның 31-нче гыйнварына кадәр урнаштырыла. Сигез финалист җиңүче булачак.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узачак. 2020 елның 9-нчы маенда Кызыл мәйданда үтәчәк Җиңү парадына җиңүче һәм аны озата баручылар чакырылачак.

Язма һәм фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев