Исәнбай укучылары онлайн “Үлемсез полк“ акциясе өчен бай мәгълүмат туплаганнар
Мәктәптә эшләп килүче “Хәят” укучылар үзидарәсе әгъзалары фронт юлларын узган 325 батыр авылдашларының фотосурәтләрен җыйганнар.
Бөек Җиңү көне җитә. Нәкъ менә 75 ел элек соңгы сугыш, көрәш авазы яңгырады. 75 ел безнең халкыбыз тыныч күк астында яши. Бабаларыбыз, дүрт ел дәвамында үз гомерләрен кызганмыйча, ут астында атладылар, илебез азатлыгы өчен көрәштеләр.
Кызганыч, быел 9 Май башка төрле үтәчәк. Ел саен үзебезнең бабаларыбызның фотосурәтләрен тотып “Үлемсез полк” акциясендә катнаша идек, тик ул быел онлайн форматта гына була. Шулай булса да, бу мөһим чарада катнашуны үзебезнең бурыч дип саныйбыз. Шуңа күрә дә без, Исәнбай мәктәбе укучылары, “Үлемсез полк” акциясенә бик тырышып әзерләнәбез. Мәктәбебездә “Хәят” укучылар үзидарәсе эшли. Әлеге үзидарә әгъзалары белән без бабаларыбыз, туганнарыбыз турында гына мәгълүмат җыйган идек, ә инде соңыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр авылдашларыбыз турында белештек һәм, нәтиҗәдә, 325 фотосурәт ясадык. Бу эш безгә дә, авылдашларбызга да бик файдалы һәм кирәкле. Ә бәлки башка шәһәрләрдә яшәүче авылдашлар да үзләренең туганнарын күрерләр, сөенерләр, балалары, оныкларына сөйләрләр. Әгәр бу чынлап шулай булса, без бик шат булыр идек, чөнки безнең иң төп бурычыбыз – буыннар тарихын саклау, бабаларыбыз батырлыгын онытмау һәм башкаларга да тапшыру.
Гөлназ МӨЭМИНОВА,
Исәнбай мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев