Исәнбай ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар
Авылда яшәүче бер сугыш һәм унбиш тыл ветераны “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләренә ия булдылар.
Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, район Советы депутаты Илфат Ямалиев, бүген авылда яшәүче ветераннарның өйләренә барып, тантаналы төстә юбилей медальләре тапшырдылар.
Гомер буе Әгерҗедә яшәгән, соңгы вакытта кызы һәм кияве тәрбиясендә Исәнбайда гомер кичерүче Зәки ага Фәррахов, авылның иң өлкән 96 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Рәйсә Тютиева, яшүсмер вакытларыннан ук колхозда төрле эшләр башкарган Фатыйма Бәдретдинова, Габдрахман Борһаниев, Разия Закирова, Тәгъзимә Зарифуллина, Мөхәммәтнур–Мөршидә Мухъяновлар, Рәйсә Мухъянова, Марс Тукманов, Фаиз Тютиев, Зөлхия Фәхретдинова, Маһирә Хәбетдинова, Хәмит Ханнанов, Фатыйха Ханнановага җитәкчеләр иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткереп медальләр һәм күчтәнәчләр тапшырганда өлкәннәребезнең күңелләре тулды. Алар бу көнне дәһшәтле сугыш елларын тагын бер кат күз алдыннан уздырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев