Иж-Бубый авыл китапханәсендә батырлык дәресе узган
Иж-Бубый авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап "Онытырга мөмкин түгел!" исемле батырлык сәгате узган.
Чарада авылның өлкән кешеләре катнашкан. Сугышта җиңүне якынайткан батырларыбызның ул-кызлары үзләренең әтиләре, сугыш вакытында күргән авыр газаплары турында сөйләгәннәр. Илсөяр апаның әтисе сугыштан кайткач, 39 яшендә аларны калдырып китә. Фәнсия апаның әтисе туган якка кайтырга дип поездга утыргач гомере өзелә. Поездны шартлаталар. Фаизның әтисе ике тапкыр яралана, Кыдырлы авылында озак еллар агроном булып эшли. Рафисәнең бабасы Хантимер хәбәрсез югала. Раил абыйның әтисе күп еллар авылда хезмәт куйды. Аидә апаның әтисе Рәкыйп абыйны да авыл халкы олы хөрмәт белән искә ала. Роза апа да әтисе турында бик матур фикерләр әйтте.
Очрашуга килүчеләр "Алар илгә җиңү алып кайтты", "Хәтер", "Тыл ветераннары" китаплары белән танышканнар, батырларның фотосурәтләрен, орден-медальләрен, кул сәгатьләрен караганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев