Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Кадыбаш җирлегенең тыл ветераннары интернетта урын алган

Кадыбаш авыл җирлеге буенча йөзгә якын тыл ветераны турында мәгълүмат һәм фотосурәтләр җыелып интернетка урнаштырылды.

Китапханәче Фәридә Каюмова ВКонтакте социаль челтәрендә «Кадыбаш авыл җирлегенең тыл ветераннары» дигән аерым бит булдырып, биредә сугыш чорында тылда Җиңүне якынайту өчен ал-ялны белми эшләгән ветераннар турында мәгълүматлар куя.


Җирлектәге зур булмаган Касай авылында гына сугыш вакытында 162 кеше эшләгәнлеге билгеле. Ә Яңа Эсләк һәм Кадыбаш авылларындагы тыл хезмәтчәннәрен дә кушсак, әлеге сан күпме булыр иде икән?! Китапханәченең төп максаты да – елдан-ел кимеп баручы җирлек ветераннарын туплау, вафатларын искә төшерү, алар һәм бу чор кешеләре күргән газап-авырлыклар турында авылдашларга, читтә яшәүче якташларга, үсеп килүче буынга җиткерү.
Фәридә Каюмова әлеге хыялын социаль челтәрләр аша төрле төбәкләрдә яшәүче якташларга җиткерә. Нәтиҗә озак көттерми: аның социаль челтәрләренә әти-әниләре, апа-абыйлары, туганнары турында язылган хәбәрләр һәм фотосурәтләр килә башлый. Бүгенге көндә әлеге биткә фотосурәтләре белән йөзгә якын ветеран турында язма урнаштырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев