Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

“Ровесник“ яшүсмерләр клубында сугыш һәм тыл ветераннары фотоларын җыялар

Әгерҗедәге “Ровесник“ яшүсмерләр клубы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Җиңүне якынайтучылар“ проектына старт бирде.

Аның максаты – сугыш һәм тыл ветераннарының фотосурәтләрен җыю, әлеге чор белән бәйле истәлекләрне барлау.

Әлеге мөһим чарада сезнең дә актив катнашуыгыз сорала, райондашлар. Моның өчен дәһшәтле фронт юлын узган батырларның, тылда хезмәт куйган якташларның сугыш һәм хәзерге чордагы фотосурәтләре кирәк. Әти-әниләрегез, туганнарыгыз, якыннарыгызның фотоларын 17 февральдән 10 апрельгә кадәр Әгерҗе, К.Маркс урамы, 7а йортында урнашкан Яшүсмерләр клубына китерә аласыз. Аларның күчермәсе генә алына, төп нөсхәсе кире кайтарыла. Фотоларны шулай ук afonra@mail.ru электрон почтасына да юлларга мөмкин.

Сездән килгән фотолардан 9 Май – Җиңү бәйрәменә баннер эшләнәчәк. Яшүсмерләр клубы волонтерлары әлеге баннерны Җиңү парадында Мәңгелек ут янына урнаштырачаклар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев