Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Шаршадының тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

Алар арасында узган ел 100 яшен тутырган Гамилә апа Камаева да бар.

Шаршадыда биш тыл ветеранына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел“ юбилей медальләре тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре уздырган “Сугыш урланган балачак” кичәсе өлкәннәрне дәһшәтле вакыйгаларга алып кайтты. Балалар, укучылар һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан зур концерт куелды.

Авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов тыл ветераннары Сәхрәдә яшәүче Сәүдә Исламова, Өммениса Ганиева, Шаршадыда яшәүче Нәкыйбә Хәбирова, Әлфинә Касыймова һәм 100 яшьлек Гамилә Камаевага юбилей медальләре тапшырды.

Бәйрәм мул табын артында тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев