Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Сугыш башланганда аңа нибары 7 яшь була

Иж-Бубый авыл тарихы музее материалы

Иж-Бубый авыл тарихы музее сугыш чоры балалары, тыл һәм хезмәт ветераннары турында язмалар бирүне дәвам иттерә. Бүген без үзе хезмәт ветераны, фронтовик хатыны Миңнеголова Сәмига Гатаулла кызы турында сүз алып барабыз.

Миңнеголова (Гарифуллина) Сәмига Гатаулла кызы 1934нче елның 8нче гыйнварында бүгенге көндә Удмуртия Республикасының Кыяс районына караган Тауҗамал авылында дөньяга килә. 7 балалы ишле гаиләдә туган кызга сугыш башланганда нибары 7 яшь була. 2 өлкән абыйсын дәһшәтле сугыш уты йота. Үзенә шул чордагы барлык авырлыклырны татырга туры килә.

8 яшьтә мәктәпкә киткән кыз бала нибары 4 сыйныф кына укып кала. Ә менә 9 яшеннән көненә 13 сутый солы, 7 сутый арыш урганнары аның бүген дә хәтереннән җуелмый. Сугыштан соңгы еллар да җиңеллек китермәгәнлеге турында сөйли Сәмига Гатаулла кызы.

16 яше тулгач, Сәмига апа Әгерҗегә килә. 28 яшендә Иж-Бубыйда сөяк туберкулезын дәвалаучы санаторийда эшли башлый, ул балаларда үпкә туберкулезын дәвалау учреждениесе итеп үзгәртелгәч тә, монда 58 яшендә лаеклы ялга киткәнче санитарка булып хезмәт куя.

Санаторийда эшләгәндә булачак ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Абрар Миңнеголов белән таныша, аның белән гаилә корып, ике ул үстерәләр. Бүгенге көндә Сәмига апа - 4 онык һәм 8 оныкчыгының яраткан әбисе. Кече улы Рәис гаиләсендә тыныч картлык кичерә.

Сәмига Гатаулла кызына авылдашлары саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, хәерле гомер телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев