Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Сугыш ветераны Хәя Садретдинов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бөтен сугышны үтә

Бүген хөрмәтле сугыш ветераны Хәя Садретдинов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеранны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Авдеев һәм Әгерҗе районы хәрби комиссары Илгиз Вәлиев котладылар.

Минзәлә районында туып-үскән егет 1941 елда Бурят-Монголиягә училищега укырга китә. Әмма туган көнендә, егеткә 18 яшь тулган көнне, Свердловски вокзалында Левитанның сугыш башлану турында кара хәбәр яңгырый.

Элемтәче булып ул бөтен сугышны үтә. 

Сугыштан соң Хәя Кәшби улы Әгерҗе районына кайта, «Искра» колхозы рәисе булып эшли. "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнә.

СМУда тәэмин итүче булып эшли. Пенсиягә кадәр, 1987 елгача, заготзерно директоры булып эшли. Пенсиядә булганда да мәдәният йортында завхоз, аннан машина йөртүче булып эшли.

Ул күп кенә юбилей медальләре һәм значоклары белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев