Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Камил Сәмигуллин: Рамазан — гөнаһлардан чистарыну ае

Татарстан мөфтие мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рамазан ае уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

Мин сезне чын күңелдән тәбрик итәм һәм Рамазан аен кабат каршы алырга насыйп булганга ихластан шатланам, диелә ТР Диния нәзарәте сайтында мөфти мөрәҗәгатендә.

«Рамазан — гөнаһлардан чистарыну, ихласлык һәм кардәшлекнең көчәю, Аллаһы Тәгаләнең бөек юмартлыгы ае. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, Рамазан ае җиткәч, Җәннәт капкалары ачыла, ә тәмуг капкалары ябыла, шайтаннар чылбыр белән уратып алына. Шул рәвешле, Рамазан аенда мөэминнәргә Раббыбызның ризалыгына ирешү өчен бернинди каршылык та юк», - ди мөфти.

Чыганак 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев