Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗедә Педагог һәм остаз елы тәмамлануга багышланган чара узды

Тантана Педагог һәм остаз елында мөгаллимнәр ирешкән уңышларны гына түгел, укытучыларның тулаем җәмгыятьтә нинди урын алып торуларын күзалларга ярдәм итте

Моннан нәкъ бер ел элек Укытучы һәм остаз елын ачуга багышланган тантанада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина әлеге ел уңаеннан районда бик күп чаралар узачак дип белдергән иде. Чыннан да, ел дәвамында бик күп булды алар. Район газетасында да бу уңайдан бик күп язмалар дөнья күрде. Районыбызның күп кенә мәктәпләрендә укытучы һәм остазларны хөрмәтләүгә тәгаенләнгән кичәләр узды. Яңа ел алдыннан 1нче гимназиядә “Укытучы – минем вазифам” дип исемләнгән педагоглар династияләрен барлауга юнәлтелгән чара да, бик тирән эчтәлекле булып, елга матур нокта куйды дисәк тә ялгышмабыз. Сүз уңаеннан, бу юлы да чарага килүчеләрне район Мәдәният сараенда районыбызның педагогик династияләрен чагылдырган баннерлар каршы алды. Кадыбаштан бер мең елдан (!) артык стажлы Мөслимовлар, Кичкетаңнан 450 ел педагогик стажга ия Гатиннар, Исәнбайдан 185 ел стажлы Сабитовлар–Зариповлар һәм башка педагогик династияләр турында сөйләгәннәрне тантана кунаклары – ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, район башлыгы Ленар Нургаянов та зур кызыксыну белән тыңладылар.

– Кадыбашның Мөслимовлар династиясе вәкилләре арасында Казанның лицей-инженер үзәге директоры Венера Хәйретдинованы күрү гаҗәп тә, соклангыч та булды. Хөрмәтле җитәкченең әлеге киң тармаклы династия вәкиле булуы гына да тулаем нәсел вәкилләренең тирән хөрмәткә лаек булуы турында сөйли, – диде Минзалия Заһри кызы. Бераз алга китеп, шуны да әйтү кирәк: Венера Хәйретдинова һәм Казанның 187нче күппрофильле лицее директоры Гөлнара Галиева тантанада катнашучыларга видеокотлау белән дә мөрәҗәгать иттеләр.

– Әгерҗе – республикада инженер сыйныфлары ачылган унынчы район. “Инженер” республика проектына керү – зур адым ул, – диделәр кичәдә катнашкан лицей вәкилләре. Бүгенге көндә әлеге проектта районыбызның Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәпләре катнашып, беренчесеннән өч төркемдә – 18, икенчесеннән 27 бала инженерлык юнәлешкендә белем ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев