Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Районда “Ел укытучысы” бәйгесе башланды

Бөтенроссия  “Ел  укытучысы – 2020” бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Ул өч номинациядә үтә: “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют” һәм “Татар теле укытучысы”. Бәйгедә катнашучылар шәһәр мәктәпләрендә дәрес һәм сыйныфтан тыш эш күрсәтәчәкләр.

Бәйгенең ачылу тантанасында 4нче мәктәп укучыларының мөгаллимнәр турындагы җыры бу чарага матур старт булды. Узган елгы бәйге җиңүчесе Сөмбел Муллахмәтова бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина мәктәпләрдә узган бәйгедә җиңгән 22 укытучы район этабында катнашачагын белдерде. Алар районыбызның 13 мәктәбеннән. 

Һәр номинациядә көч сынашачак укытучылар белән дә таныштык. “Ел укытучысы” булуга Эльвира Гыйззәтуллина (1нче гимназия), Артем Воронцов (2нче мәктәп), Луиза Чикурова, Гүзәл Ганиева (3нче мәктәп), Альбина Нурмиева (4нче мәктәп), Руфа Җамалиева (Тирсә мәктәбе), Светлана Самарина (Бима мәктәбе), Альбина Тулбаева (Кадыбаш мәктәбе), Надежда Ишманова (Красный бор мәктәбе), Диләрә Гафурова (Салагыш мәктәбе), Екатерина Михайлова (Көчек мәктәбе) дәгъва кыла. Алар заман укытучысының уңышка ирешү серләре белән уртаклаштылар.

“Педагогик дебют” номинациясендә Рузана Идиятова (2нче мәктәп), Лада Гульнева (3нче мәктәп), Алина Галиева ( 4нче мәктәп), Зоя Җиһангәрәева, Асия Гайнуллина (Иж-Бубый мәктәбе) үз осталыкларын күрсәтәчәк.

“Татар теле укытучысы” номинациясендә Гөлнара Закирова (1нче гимназия), Әлфия Шәймөхәммәтова (Кичкетаң мәктәбе), Илзидә Герасимова (3нче мәктәп), Лилия Әхмәтҗанова (Салагыш мәктәбе), Фәридә Хафизова (4нче мәктәп), Гөлназ Хуҗина (Исәнбай мәктәбе) туган тел сагында ничек торганнары, нинди чаралар үткәрүләре турында хисап тотачаклар.

Бәйгенең ачылу тантанасы матур җыр белән ничек башланса, шулай ук тәмамланды да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев