Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Россиянең кайбер төбәкләрендә тарих буенча мәҗбүри БДИ кертергә мөмкиннәр

Татарстан пилот төбәкләр исәбенә керерме, әлегә билгеле түгел.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә 2022 елда тарих буенча мәҗбүри БДИны берничә пилот төбәктә кертергә мөмкиннәр. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева Казанда узган «Россия гуманитар белеменең актуаль мәсьәләләре» форумында белдерде.

Россия Мәгърифәт министрлыгы башлыгы 2020 елда Россиянең кайбер төбәкләрендә сынау режимында чит телләр буенча мәҗбүри БДИ үткәреләчәк, дип искәртте. «Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт белән 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң чит телне тапшыру турында күптән сөйләшенде. 2022 елда без нәкъ менә тарих буенча «пилотлар» турында сөйли алырбыз дип уйлыйм», - диде ул.

Васильева фикеренчә, мәктәпне тәмамлаган һәр кеше «үз тарихын белергә һәм яратырга тиеш – катлаулымы, фаҗигалеме ул, әмма без аннан баш тартырга җыенмыйбыз».

«Россиягә эшкә килүче кешеләр - мигрантлар, Ватаныбыз тарихын һәм рус телен тапшырырга тиешләр. Ни өчен Россиядә яшәүче кеше үз иленең тарихын һәм әдәбиятын белергә һәм бу яктан грамоталы һәм мәдәниятле булырга тиеш түгел? - диде министр. - Тарих укытучылары – алар кулларында иң мөһим нәрсәләр булган кешеләр, аннан башка алга бару бик катлаулы».

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Васильева тарихтан мәҗбүри БДИ кертү буенча Татарстанның пилот төбәкләре арасына керүе турындагы мәсьәлә әлегә тикшерелмәвен әйтте.

Бөтен Россиядән тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Татарстан башкаласына «Россия гуманитар белеменең актуаль мәсьәләләре» форумына килде. Чара тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Бөтенроссия ассоциациясенең күчмә киңәшмәсен һәм республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының III съездын берләштерелде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/19/197227/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев