Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

15 яшьлек кыз чыбыксыз наушникны йоткан

Баланы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып килгәннәр

Башкортстанда 15 яшьлек кыз, йоклаганда, чыбыксыз наушнигын йоткан. Бу турыда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин телеграм-каналында яза.

Баланы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып килгәннәр.

Ул кич белән чыбыксыз наушникны колагына тыга һәм йокыга китә. Төнлә тамагы авыртып уяна. Аннары наушнигы югалуны ачыклый. Кыз ата-анасын уята, һәм алар ашыгыч ярдәм чакыра.

Ашыгыч ярдәм баланы хастаханәгә алып китә. Биредә корсак куышлыгына рентген ясыйлар, ашказанын, үңәчен, уникеилле эчәклеген тикшерәләр. Наушник эчәклектә табыла.

Кызны балалар хирургиясе бүлегенә күчерәләр. Бәхеткә, операция кирәк булмый, наушник табигый юл белән чыга, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев