28-яшьлек егет танышының исеменә займ алган
Алган акчаларны үзләштереп, үзе теләгәнчә сарыф итә
Әгерҗе районы прокуратурасы мошенниклык гамәле кылган 28 яшьлек җирле ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Судта билгеле булганча, 2022 елның январенда гаепләнүче, танышының паспорт мәгълүматларыннан файдаланып, 28,5 сум кулланучылар займы алуга онлайн-заявка тутыра. Алган акчаларны үзләштереп, үзе теләгәнчә сарыф итә. Ир-ат үз гаебен таный һәм урланган акчаларны кире кайтара. Суд аңа дәүләт файдасына 10 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендәге җәза билгели.
Суд карары үз көченә кергән.
Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев