32 яшьлек ир-ат наркотикларның законсыз әйләнеше өчен хөкем ителгән
Суд гаеплегә карата ике елга сынау белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән
Район прокуратурасы 32 яшьлек Ижау кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул зур күләмдә наркотик чараларны законсыз сатып алуда, сату ниятеннән башка гына саклауда гаепләнә.
Судта билгеле булганча, 2024 елның январенда гаепләнүче интернет аша билгесез кеше белән шәхси куллану өчен наркотик чара сатып алу турында килешә. Шул ук көнне 4,13 грамм авырлыктагы наркотикны Ижаудагы күпфатирлы йорттагы подъезддан яшерен урыннан алып китә. Шуннан соң ул Әгерҗедәге танышларына кунакка бара һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Тыелган матдә аннан тартып алына. Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Аңа карата читкә чыгуны тыю рәвешендәге саклык чарасы билгеләнгән.
Суд гаеплегә карата ике елга сынау белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.
Суд карары үз көченә кермәгән.
Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев