Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

35 яшьлек әгерҗеле чит картадан акча урлаган

Нәтиҗәдә, 4,5 мең сумнан артык зыян китерелгән

Әгерҗе районы прокуратурасы 35 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны банк счетыннан акча урлауда гаепле дип таба.

2024 елның 21 февралендә гаепләнүче Әгерҗе кибетләренең берсендә чит кешенең банк картасын тапкан. Аның белән ул җирле кибетләрдә әйбер сатып алган.

Нәтиҗәдә, 4,5 мең сумнан артык зыян китерелгән. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, китерелгән зыянны каплаган. Суд гаепле кешегә 6 ай сынау белән 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Суд карары законлы көченә кермәгән. Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев