36 яшьлек әгерҗеле чит кеше сумкасын урлаган
Ир үз гаебен тулысынча таныган
Район прокуратурасы 36 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ирне банк счетыннан акча урлауда гаепле дип тапкан. Бу хакта район прокуратурасы хәбәр итә.
Хөкем ителүче узган елның 20 октябрендә «Локотех Сервис» предприятиесенә эшкә урнашу өчен сөйләшүгә килгән. Бер кабинетта ул караучысыз калдырылган хатын-кыз сумкасын урлаган. Сумкада банк картасы да була. Шул ук көнне шәһәр кибетләреннән алган кирәк-яраклар өчен өч мең сумнан артык сумманы карта белән түли.
Ир үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны 3,5 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Суд карары законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев