37 яшьлек ир-ат “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәренә үтерү белән янаган
Суд ир-атны чит милеккә аңлы рәвештә зыян китерүдә һәм үтерү белән янауда гаепле дип таныган
Әгерҗе районы прокуратурасы 37 яшьлек Чаллы кешесенә карата дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд ир-атны чит милеккә аңлы рәвештә зыян китерүдә һәм үтерү белән янауда гаепле дип таныган.
2022 елның 4 сентябрендә гаепләнүче исерек хәлдә “Лада Гранта” автомобиле белән идарә итә. “Песәй–Кырынды” автоюлының Әгерҗе районындагы территориясендә туктап машинасыннан балта ала да юл янындагы тизлек үлчәү комплексына шуның белән суга. Аннан “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәре янына килеп үтерү белән яный һәм аны бу участоктан китәргә мәҗбүр итә.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный.
Суд аңа сынау срогы белән 1 ел 10 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгели. Суд шулай ук тизлек үлчәү комплексы милекчесенә китерелгән матди зыянны каплау турындагы дәгъваны да канәгатьләндерә. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев