38 яшьлек ир-ат танышын талаган
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган
Район прокуратурасы 38 яшьлек иратка карата дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул, торакка законсыз төстә үтеп кереп, зур гына күләмдә зыян китергән урлашуда гаепле дип табылган.
Судта билгеле булганча, хөкем ителүче исерек хәлдә үз танышыннан эретеп ябыштыру аппараты һәм бензин пычкысы урлый. Гомуми зыян 11050 сум тәшкил итә.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.Суд җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәү белән 1 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Әлегә карар законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев