4 бала һәм аларның әнисе газ белән агуланган
Сабыйларның берсе яңа туган
Кичә Азнакайда 29 яшьлек хатын-кыз һәм аның дүрт баласы сөрем газы белән агуланган: сабыйларның берсе яңа туган, калганнарына – 2, 4 һәм 6 яшь.
«Татар-информ» га ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бөтен гаиләне хастаханәгә китергәннәр. Аларның хәле авыр дип бәяләнә.
Азнакай прокуратурасы бу хәлдән соң тикшерү эше башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев