69 яшьлек ир-ат үзе ясаган алкогольле эчемлек саткан
Ул составында спирт булган продукцияне законсыз ваклап сатуда гаепле дип табылган
Әгерҗе районы прокуратурасы 69 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплаган. Ул составында спирт булган продукцияне законсыз ваклап сатуда гаепле дип табылган.
Судта билгеле булганча, агымдагы елның апрелендә хөкем ителүче спиртлы эчемлекне законсыз саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм хокукка каршы эшчәнлеген дәвам иткән. 2023 елның 20 июнендә янә үзе ясаган алкогольле эчемлек саткан. Шуннан соң пенсионерга карата җинаять эше ачканнар.
Суд гаеплегә биш ай дәвамында төзәтү эшләре башкару һәм 5% хезмәт хакын дәүләт кеременә тотып калу рәвешендәге җәза билгеләгән. Суд карары үз көченә кергән.
Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев