Әгерҗедә 35-яшлек ир-ат исерек килеш руль артына утырган
Хәзер аңа җинаять җаваплылыгы яный
3 августта Әгерҗедә йөртү таныклыгы булмаган 35 яшьлек “Лада” машинасы шоферын тоткарлыйлар. Автоинспекторларның алкоголь куллану-кулланмауга кагылышлы тикшерү узарга тәкъдиме белән ризалаша ул.
Прибор организмда алкоголь күләменең 2,5 тапкырга диярлек артыграк булуын күрсәтә. Ул элегрәк тә исерек килеш руль артына утырган өчен җаваплылыкка җәлеп ителгән булган.
Хәзер аңа җинаять җаваплылыгы яный. Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: хокук бозу кабатланган очракта машина йөртүчене ике елга кадәр иректән һәм билгеле вазифаларны биләү хокукыннан яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Әгерҗе районы Дәүләт автоинспекциясе материаллары буенча әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев