Әгерҗедә массажер презентациясенә барган хатын 200 меңеннән «колак каккан»
Мошенниклар тозагына эләгүдән сак булыгыз
Әгерҗедә яшәүче хатын-кыз мошенниклар корбаны булып, үзенә 200 мең сумнан артык кредит рәсмиләштергән. Полициягә гаризаны зыян күрүче үзе язган.
"Әгерҗе хәбәрләренә" билгеле булганча, хатын-кызны кресло-массажер презентациясенә чакырганнар. Презентация вакытында аңа "бәхетле" лотерея билеты чыккан. Чараны оештыручылар шәһәрдәшебезгә одеял, мендәр һәм массаж креслосы сатып алуга 30% ташлама бүләк итә. Бүләк алган өчен хатынга кайбер кәгазьләргә кул куярга тәкъдим иттеләр - нәтиҗәдә, әлеге чарадан ышанучан хатын-кыз, үзе дә аңлмастан кредит килешүенә кул куеп, 200 меңлек "бүләк" белән кайтып китә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге гражданнарны уяу булырга һәм мошенникларга ышанмаска чакыра. Киңәш бер генә: таныш булмаган кешеләр янына мондый чараларга бармаска һәм тәкъдимнәрдән катгый рәвештә баш тартырга, бигрәк тә документларга кул куюдан баш тартырга кирәк.
Мошенниклар төрле манипуляция техникасын яхшы беләләр. Сез үз акчагызны ничек биргәнегезне үзегез дә сизм калырга мөмкинсез.
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев