Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Алар мине гипнозлады, ахры..

Уяу булыгыз, мошенниклар!

Мошенниклардан сак булыгыз, алданмагыз дип күпме генә кисәтеп торсак та, кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. 

–    Башка вакытта мин чит номерны бик алмаска тырышам. Бу юлы әллә гипнозладылар инде, бер шалтырату белән алдым, – ди ялганчылар корбанына әверелгән райондашыбыз. 

–    Үзен миңа хезмәт күрсәтә торган банкның иминлек хезмәтеннән (безопасник) дип таныштырды шалтыратучы. Мошенниклар синең исемгә кредит рәсмиләштерергә телиләр, диде. Шул ук сумманы мөстәкыйль рәвештә үземә рәсмиләштерергә тәкъдим итте. Ризалаштым, – дип сөйли. – Алар кушканча, телефонга кердем дә башта сораган мәгълүматны җиткердем. Аннан янә алар кушуы буенча телефондагы онлайн кушымтага кереп кредит алырга заявка бирдем. Югыйсә, банк өебездән ерак та урнашмаган, шунда барырга да була иде. Анда барганда, бәлки, аңыма да килгән булыр идем. Әмма юк шул. Икенче көнне алар кушкан счетларга акчаларны күчердем. Алган кредит акчасы да, отпускной да, хезмәт хакым да шунда кереп китте. Шул рәвешле, 700 мең сум акчадан колак какканымны сизми дә калдым. Шуны да әйтим әле: әлеге гамәлләремне башкаруымны алар беркемгә дә әйтмәскә куштылар. Серне чишкән өчен җинаять җаваплылыгы каралган, дип куркыттылар.  Бәлки, үземнең алданганыма әле һаман да шик тумаган булыр иде. Әмма алар миңа шалтыраткан номер буенча кире үзләренә шалтыраткач, телефонны алмадылар. Менә шуннан соң гына күңелгә “корт керде”, – дип дәвам итә. 

Якыннарының мошенникалар кармагына эләккәнен сизеп алган балалары шунда ук әлеге банкка барырга тәкъдим итәләр. Әмма соң була инде. Банк хезмәткәрләре кредит рәсмиләштерелгәнлеген раслыйлар гына. Шунда ук карталарын блокировать итәләр. Аннан полиция бүлегенә барып, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирәләр.  

–    Кырыгалдарларның эзләренә төшәчәкләренә ышанмыйм. Шуңа күрә икенче бер банктан кредит алып бурычымны капладым инде. Шундый зур тырышлык, көч куеп эшләп тапкан акчамны ничек шулай җиңел генә бирә алганмындыр, үзем дә аңламыйм. Әмма үкенүдән файда юк. Менә хәзер биш ел дәвамында мошенникларга түләгән акчаны кредит буларак икенче бер банкка кире кайтарырга кирәк булачак. Гаиләм, балаларым алдында уңайсыз. Минем бу акылсыз гамәлем башкаларга сабак булсын иде, – ди ул. 

–    Тагын бер киңәш бирәсем килә: балалар телефоныма мошенниклар шалтыратканны “кисәтүче” махсус кушымта (приложение) урнаштырдылар. Ә кырыгалдарлар һаман да шалтыраталар. “Авызым бер пешкәч” мин алмыйм инде. Телефонымдагы кушымта да шалтыратучының мошенник икәнлеген искәртеп тора, – дип йомгаклады ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев