Авариядән соң ике баланы хастаханәгә алып киткәннәр
Автомобильләр юл кырыена чыгып очкан
Биектау бистәсендә кичке уннар тирәсендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
Анда берьюлы өч автомобиль – «Лада Гранта», «Лада Калина» һәм «Нива» бәрелешкән. Көчле бәрелүдән соң автомобильләр юл кырыена чыгып очкан.
«Юл-транспорт һәлакәтендә ким дигәндә өч кеше, шул исәптән бала зыян күргән. 10-12 яшьлек малайны хастаханәгә алып киткәннәр», – дип ачыклык керттеләр һәлакәт шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев