Балалар котырткач ярсыган сыер әбине сөзеп ташлаган
Полиция хезмәткәрләре сыерны таба алмаган, аны хәзер дә эзлиләр
Хабаровск шәһәрендә өлкән яшьтәге хатын-кызны сыер сөзеп ташлаган. Агрессив терлекне эзлиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Хуҗасыз сыер шәһәр урамнары буйлап йөри, аннары терлекне балалар котырта башлый. Алар сыерны тар ишегалдына куып кертә. Куркуга калган сыер үзе һөҗүм итә башлый. Шул чакта урамда булган әбине дә сөзә.
Сыер әбине 2 тапкыр сөзә, әби егыла. Шаһитлар сүзләренчә, сыер әбине таптый башлый. Узып баручылар сыерга ташлар атып кына, әбине коткарып кала. Сыер качып китә. Әби имгәнә, аңа узып баручылар ярдәм итә.
«Красная Речка микрорайонында яшәүче кеше полициягә хәбәр итте. Ул җәмәгать урынында агрессив сыер йөрүен әйтте. Урынга участковый барды», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.
Полиция хезмәткәрләре сыерны таба алмаган. Аны хәзер дә эзлиләр. Сыер хуҗаларыннан качып китеп, адашкан булуы ихтимал.
«Закон буенча сыер авыл хуҗалыгы терлеге дип атала. Иректә йөрүче терлек хуҗасына штраф салулары ихтимал. Ул көнне сыерны балалар котырткан, аннары ул әбигә һөҗүм иткән. Закон буенча, моның өчен терлекнең хуҗасы җавап бирә», – дигән депутат Наталья Коваленко.
Закон буенча, караучысыз терлекне тапкан кеше участковыйга яки җирле администрациягә хәбәр итәргә тиеш. Аннары терлекне, вакытлыча тотып тору өчен, тапкан кеше үзенә алып кайта ала яки хакимият вәкилләренә тапшыра, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев