Башкортстанда давыл өй түбәләрен куптарган, коймаларны аударган
Социаль челтәр кулланучылар гарасат нәтиҗәләре төшерелгән фотолар белән уртаклаша
31 июльдә Башкортстанның Баймак районында көчле давыл булган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Социаль челтәр кулланучылар гарасат нәтиҗәләре төшерелгән фотолар белән уртаклаша.
Кадрларда торак йортларның түбәсе купканы, коймалар ауганы, электр тапшыру линияләре өзелүе, агачлар ауганы күренә.
Шаһитлар өермәгә охшаган табигый күренешне дә видеога төшереп алган.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев