Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Бер ир-ат, шаурма ашагач, комага киткән

Суд бу кешегә, мораль зыян өчен, шәхси эшмәкәрләрдән 800 мең сум түләттерү турында карар чыгарган

Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче ир-ат, шаурма ашаганнан соң, комага киткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

2023 елның апрелендә ир-ат кафеда шаурма ашый. Аннары хәле китә. Ир-атны ата-анасы критик халәттә таба, «ашыгыч ярдәм» чакыралар.

«Ир-атны шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә критик халәттә китерәләр – ул комада була. Пациентның бөерләре, бавыры, үпкәләре эшләми. Комадан чыккач, аны санавиация белән Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенә илтәләр. Биредә ул озак вакыт реанимациядә ята, аннары нефрология бүлегенә күчерәләр», – диелә хәбәрдә.

Ир-атның эшмәкәрләргә карата мораль компенсация таләп иткән дәгъвасы буенча Салават шәһәре суды чыгарган карарны Башкортстан Югары суды үз көчендә калдырган. Суд бу кешегә, мораль зыян өчен, шәхси эшмәкәрләрдән 800 мең сум түләттерү турында карар чыгарган, диелә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев