Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Бер хатын-кыз үз хайваннарын ашату өчен песиләр пешергән

Күршеләр фатирдан начар ис сизеп, шикләнеп полиция чакырткан

Ростов өлкәсендә полиция үз хайваннарын ашату өчен песиләр пешергән хатын-кыз турында мәгълүматны тикшерә.

«Интерфакс» басмасы мәгълүматлары буенча, Шахта шәһәрендә яшәүче пенсионер үзенең 30 яшьлек кызы белән яши. Фатирларында алар дистәләгән песи, мәче һәм көчек асрыйлар.  Хатын-кыз песиләрне тунап, пешереп йорт хайваннарына ашата торган була. Ул аларның тиреләрен балконда киптергән.

Күршеләр фатирдан начар ис сизеп, шикләнеп полиция чакырткан. Ишекне ватып ачкач алар чүп белән тулы фатир, шул исәптән хайваннарның җәсәдләрен һәм мәетләрен тапканнар. Волонтерлар 41 песи баласын, мәче һәм көчекне коткарган.

Билгеле булганча, песи балаларын ул базарда хайваннарны бушка таратучылардан , шулай ук интернеттагы игъланнар буенча җыйган. Төбәк эчке эшләр министрлыгы тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев