Билгесез җанвар һөҗүм итеп, чебешләрсез калган Роза Ногманова: “Башка хәсрәт килмәсен!”

"Безнең лапаска кергән җанвар рәхәтләнгән инде ул.."
Укучыларыбыз ниндидер җанвар буып ташлаган чебиләр видеосын җибәрде. Берәүләр Актанышта булган хәл, икенчеләр Теләчедә икән, диделәр, дип яза "Ватаным Татарстан".
“ВТ” журналисты ачыклавынча, Актанышта кош-кортка һөҗүм иткән җанварны тотканнар, Теләчедә ул качып котылган.
– Безнең лапаска кергән җанвар рәхәтләнгән инде ул, – ди Теләчедә гомер итүче Роза Ногманова. – Төн буе мәш килгәндер, дидек. Ул җанвар башта тавыкны буа, өсләренә басып үлгәнен көтеп тора икән. Аннары ташый башлый. Чебешләремнең канын эчкән, кайберләренең башын өзеп аткан, берничәсен бакча артына да ташыган. Елыйсылар да килә инде. Ачуым да чыга. Әмма сабыр итәм. Башка хәсрәт килмәсен, дим.
Роза апа бер көнлек чебиләр үстергән. Аларны 90 сумнан сатып алган. 16 чебеше суярлык булган инде. Анысы беренче партиянеке иде, ди. Ә менә 60ының бераз үскәнен көткәннәр.
– Сатыр өчен асрамыйм. Балаларыма, үземә җитәрлек итеп әзерләп куя идем. Күңелемне төшермәдем инде, тагын 50 не алып кайттым. Улым тавыклар тора торган урынын яхшылап тышлады. Башка җанвар кермәс дип уйлыйбыз. Этем юк иде. Эт алырга кирәктер. Интернеттан карадык, безнең чебешләрне буган җанвар сасы көзән (хорек) ахыры, – ди Роза апа.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 08:53Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык» Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын7400
-
1 июль 2022 - 08:35Иммунолог нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте Бу исемлеккә консервланган ит керә7700
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
29 июнь 2022 - 13:42Әгерҗедә балалар өчен Сабантуй үткәрделәр (ФОТО)Хәтта традицион ат чабышы да булды!40200
-
1 июль 2022 - 13:14Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.923001
-
28 июнь 2022 - 10:11Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдылар Туганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды68300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.56600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика