Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Эт карт әбине койма артына сөйрәп алып кергән һәм сөякләренә кадәр кимергән

Корбанын бер сәгать буена газаплаган

Хакасиядә агрессив эт бер карчыкка ташланган һәм корбанын бер сәгать буена газаплаган. Бу вакытта шаһитлар хатын-кызны коткарырга маташкан. Сугышчан эт беркемне дә якын китерми, аннары хуҗасы килеп җитә һәм этен чылбырга бәйләп куя. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат порталы.

Фаҗига Дехановкада була. 79 яшьлек карчык танышына азык-төлек алырга килә. Аңа эт һөҗүм итә, эт әбине койма артына сөйрәп алып керә дә кулларын һәм аякларын кимерә башлый.

«Чабып чыкты да әбине койма артына сөйрәп алып кереп китте. Мин тизрәк шалтыратырга йөгердем. Эт ир-атларны тракторларына куып менгерде. Ул мине дә чәйнәп ташлар иде», – ди имгәнгән әбинең күршесе.

Әбине Саяногорск хастаханәсенә алып киткәннәр. Ул күп кан югалткан, реанимациядә ята. Әбинең аяклары һәм кулларының сөякләре кимерелгән. Эт үзе исән-сау, хуҗасы белән яши.

Имгәнгән әбинең кызы урында полиция хезмәткәрләре булуын, тик аларның эткә атарга хокукы булмавын әйтеп зарлана.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, участковый чыннан да фаҗига урынында була, ләкин ул килгәндә этне чылбырга бәйләгән булалар инде, бу очракта корал куллану – соң һәм законсыз, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев