Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗе районы бүлегендә мошенниклыкка бәйле 59 хәбәр алынган

Сак булыгыз!

2022 ел башыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлегендә мошенниклыкка бәйле 59 хәбәр алынган.

Кырыгалдарлар халыкны ялган юлга җәлеп итүнең төрле ысулларын табып кына торалар.

Мәсәлән, 11 июль көнне гражданин Х.ның телефоны на шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм мошенникларның аның исеменә кредит рәсми ләштерергә тырышуларын әйтә. Моннан качу өчен гражданинның үзенә шул ук суммага кредит алырга тәкъ дим итә. Гражданин Х., телефоннан шалтыратучының сүзенә ышанып, нәкъ шулай эшли һәм исәп-хисап счетына акчаны күчереп тә куя. “Банк вәкиле“ серне тараткан очракта җинаять җаваплылыгы белән дә куркыта.

Нәтиҗәдә, гражданин Х., мошенниклар капкынына эләгеп, 682 мең сумнан колак кага. Ә шушы ук схема буенча кәкре каенга терәтелгән гражданин Н. 1 миллион 704 мең сум акча югалта.

Тагын бер кат искәртәбез! Банк хезмәткәрләре бервакытта да банк картасы белешмәләрен, кодны сорамыйлар, акча күчерү турында әйтмиләр. Болар барысы да – мошенниклар эше. Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев