Әгерҗе районы прокуратурасы 26 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады
Ир-ат янә салмыш хәлдә руль артына утырган
Әгерҗе районы прокуратурасы янә салмыш хәлдә руль артына утырган 26 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Судта хөкем ителүченең узган елның 19 декабрендә велосипед базасында җыелган транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткәндә (аны йөртү өчен “права“ булу мөһим) Әгерҗедәге Һ.Такташ урамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы ачыкланган. Тоткарланучы моңа кадәр дә транспорт руле артына салмыш хәлдә утырганы өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Хөкем ителүче үз гаебен таныган.
Суд, 3,6 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, аңа карата хезмәт хакының 5 процентын дәүләт кеременә тотып калу юлы белән бер елга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары законлы көченә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев