Әгерҗедә 61 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр
Хөкем ителүче үз гаебен танымаган
Әгерҗе районы прокуратурасы административ күзәтчелек таләпләрен үтәмәгән 61 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклаган.
Билгеле булганча, 2011 елда ул урлашкан өчен хөкем ителгән булган. 2019 елда иреккә чыкканнан соң аңа административ күзәтү билгеләнгән. Хөкем ителүче күзәтчелек таләпләрен бозганы өчен 2021 ел дәвамында берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Аннан тыш, ир-ат административ тәртип бозу башкарган: җәмәгать урынына исерек хәлдә килгән. Хөкем ителүче үз гаебен танымаган.
Суд аңа 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм шуның кадәр үк сынау рәвешендәге җәза билгеләгән.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев