Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

Әгерҗеле наркотик матдәләрне законсыз саклаганы өчен рәшәткә артына озатылды

Җинаять һәм җәза

Гражданин Б. Әгерҗе районы суды тарафыннан наркотик матдәләрне законсыз саклаганы өчен 3 ел 1 ай 10 көнгә, 2 ел 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән иде. 

Шартлы хөкем ителгән чорда гражданин Б. җинаять-башкарма инспекциясенә җитди сәбәпләрсез теркәлергә килмәде, җәмәгать тәртибен бозган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылды. 

Җинаять-башкарма инспекциясе тарафыннан шартлы хөкем ителүне юкка чыгару һәм гражданин Б.ны иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрү турындагы мәсьәләне хәл итү өчен судка күрсәтмә җибәрелде.

Әгерҗе районы суды карары белән үтенеч канәгатьләндерелде, шартлы хөкем итү гамәлдән чыгарылды. Гражданин Б. 3 ел 1 ай 10 көнгә иректән мәхрүм ителде.

Ул җәзаны үтәү өчен гомуми режимлы төзәтү колониясенә җибәрелде. 

Камил ГЫЙЛЬФАНОВ, 
җинаять-башкарма инспекциясенең Менделеев муниципальара филиалы өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев