Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Игътибар, яңа фотобәйге!

    8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан "Әгерҗе хәбәрләре" сайтында "ӘНИЕМ ЕЛМАЙСА" дип аталган яңа бәйге игълан ителә. Бәйгегә әниегез елмаеп төшкән фотосурәтне юлларга кирәк. Әниегезгә ничә яшь булуы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе, аның елмаюлы йөзе. Фотолар 6 мартка кадәр кабул ителә. Әниегезнең исемен, авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Кыскача гына әниегез...

    8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан "Әгерҗе хәбәрләре" сайтында "ӘНИЕМ ЕЛМАЙСА" дип аталган яңа бәйге игълан ителә.

    Бәйгегә әниегез елмаеп төшкән фотосурәтне юлларга кирәк. Әниегезгә ничә яшь булуы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе, аның елмаюлы йөзе. Фотолар 6 мартка кадәр кабул ителә. Әниегезнең исемен, авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Кыскача гына әниегез турында язсагыз да ярый. Фотоларны agr-vesti@mail.ru электрон почтабызга йә Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләре аша юллый аласыз. Редакциягә (К.Маркс урамы, 8) кертеп чыксагыз да була.

    7 марттан сайтта тавыш бирү башлана. Ул 12 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыючыны редакциянең фирменный бүләге көтә.

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: